«Тик-Ток кичә»: бию-күңел ачу программасы (6+)
Балалар өчен Тик-ток кичә – кызыклы һәм «тренд»лы биремнәрдән торган чара ул. Һәр катнашучы шәхси каналының блогеры, операторы һәм продюсеры булып карады. Катнашучылар Тик-Токтагы «текә» хәрәкәтләрне белүләрен күрсәтте, «Акыллар көрәше» дигән интеллектуаль уенда сорауларга җавап бирде. Шулай ук балалар «Минем команда, минем капитан» уенында җитезлекләрен, «Күңелле улак» уенында тизлекләрен күрсәтте, азарт белән «Пластик» баттлда катнашты. Авырлыкларны җиңгән катнашучылар көтеп алган «лайк»ларын алуга иреште. «Эмоджи» һәм «Командалы флешмоб» бәйгеләре иң истә калганнары булды, анда балалар Тик-Токтан бию «тренд»ларын кабатлады. Кичә азагында «Идән – ул лава» дигән мавыктыргыч уен уйнадылар. Уен барышында балалар Тик-Токтагы хитларга биеде һәм, музыка туктауга, балалар, лавада батмас өчен, «утраучык»ларга басты. Иң җитезләр финалга барып җитә алды. |