«Китапханәнең эш көннәре» сюжетлы-рольле уены (12+)

22 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен китапханә эше нечкәлекләренә багышланган чара уздырды.  

труд3
труд4
труд2
труд1
Китапханәдә әдәбият тапшыру гына түгел, ә бик күп башка хезмәтләр – китапханә фондын туплау, матур, онытылмас чаралар уздыру, бик күптөрле кешеләр белән аралашу, һәм бик күп иҗат  эшләре алып барыла!
Катнашучылар үзләрен китапханәче һөнәрендә сынап карады – белемнең төрле өлкәләре буенча китапларны классификацияләүне аңлады, киштәләрдә китапларны дөрес урнаштыру белән танышты. Шулай ук балалар тарихка кагылды – борынгы заманнарда нинди бөек китапханәләр булганлыгы, хәзерге вакытта никадәр күптөрле китапханәләр тәкъдим ителүе турында белде. Бу сюжетлы-рольле уен гына булып калмады, чын-чынлап китапханәче һөнәренә кереп чуму да булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: