Гаилә традицияләре сандыгы (0+)
«Гаилә – ул кеше яхшылык кылырга өйрәнергә тиешле даирә» В. А. Сухомлинский Гаилә – һәр кеше тормышында иң кадерле, иң төп нәрсә. Гаилә – ул якын һәм туган кешеләр, без яраткан, безгә үрнәк кешеләр, без кайгырта, бары тик яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгырту һәм ихтирамлылыкка өйрәнәбез. 19 май көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Гаилә традицияләре сандыгы» дигән гаилә утырмалары уздырды. Чара башында китапханәче гаилә сүзенең асылы турында сөйләде. Гаилә – ул безнең кебек үк җидәү икән. Русиядә һәр гаиләдә җидешәр бала булырга тиеш дип санаганнар. Шул вакытта бу гаиләләр бәхетле булачак, дигәннәр. Чөнки элек-электән «7» саны барлык эшләрдә уңышны аңлаткан. Балалар борынгы рус гореф-гадәтләре, крестьян гаиләләрендә балалар тәрбияләү турында белде. Крестьян гаиләләре зур булган, бер анага бар эшләрне башкарып бетерү мөмкин булмаганлыктан, аның төп ярдәмчесе өлкән кызлары булган. Чара азагында өй учагын саклаучы Нәни йорт хуҗасы балаларга үзләрен кайгырткан һәм бәла-казалардан саклаган өчен әти-әниләренә рәхмәтле була белергә кирәклеген искә төшерде.
|