Сөмбелә – уңыш бәйрәме

22 сентябрь көнне “Мирас” клубы кысаларында Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең дүртенче класс  укучылары өчен Сөмбелә бәйрәме  узды. Иң элек балалар Сөмбелә бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган. Тарихта түбәндәге мәгълуматлар сакланган: Петр I заманында кертелгән Юлиан календаренә кадәр борынгы бабаларыбыз сигезенче айны зодиак календаренә нигезләнеп, Сөмбелә дип йөрткәннәр. Татар халкында бу хакта әйтемнәр дә бар: “Сөмбелә туса, су суыныр”, “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал”.

Бәйрәм барышында укучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмгә багышланган сорауларга, “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенында яшелчә, җиләк-җимешләр турындагы табышмакларга төгәл, дөрес итеп жавап бирделәр. “Бу яфрак кайсы агачтан?” уенында яфракларның кайсы агачтан икәнен танып белүдә, кәрзиннәргә җиләк – җимешләрне, яшелчәләрне җитезрәк тутыру уенында һәркем беренче булырга тырышты. Укучыларга шулай ук экранда “Сөмбелә” бәйрәменә багышланган электрон презентация күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: