Яраткан геройлар иле (6+)

10 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Яраткан геройлар иле» әдәби уены үткәрелде.

игра
IMG_0083
IMG_0056
IMG_0090

Әлеге гадәти булмаган ил буйлап сәяхәткә кузгалыр алдыннан балаларга интеллектуаль күнегүләр ярдәмендә әдәби әсәрләр геройларын искә төшерергә кирәк булды. Теләсә кайсы балалар китабы ул кызыклы текст кына түгел, ә матур, төсле иллюстрацияләр дә әле. 
«Танып бел» интерактив уены вакытында яшь китап сөючеләр иллюстрацияләр буенча укыган үзләре белгән әсәрләрен һәм аларның төп персонажларын таныды. Күп кенә китап геройлары үз тылсымнарында әфсенләү сүзләрен куллана, «Тылсымлы сүзләр» бәйгесендә балаларга нәкъ менә шуларны искә төшерергә кирәк булды. «Нәни Куян һәм чебен» гыйбрәтле мультфильмында анмацияле геройлар мисалында балалар өлкәннәрне тыңламауның нинди нәтиҗәләргә китерүен төшенде. «Яраткан геройлар иле» буйлап сәяхәт вакытында яшь китап сөючеләр иң танылган геройларны, әсәрләрдән кызыклы мизгелләрне искә төшерде һәм катлаулы сорауларга җавап бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: