«А дан Я га кадәр күңелле сәяхәт»: сторитайм (6+)

15 февраль көнне, 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «А дан Я га кадәр күңелле сәяхәт» дигән сторитайм чарасы уздырды.

сторитайм
4
1
3
2

Бәйрәм геройлары Симка һәм Нолик балалар өчен кызыклы бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр һәм катлаулы сораулар әзерләп куйган иде, шулай ук китапханә хезмәткәрләре ясаган күңелле видеоязмалар тәкъдим ителде. Балалар әлеге вакыйгага бик җаваплы һәм җитди әзерләнде, яшь китап сөючеләр сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыгы тапшырды, ә иң мөһиме, бүләккә яраткан китаплар – аннан да яхшырак нәрсә бар?! Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: