«А дан Я га кадәр бар дөньяны китап иле ачачак»: сторитайм (6+)   

24 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, театральләштерелгән формада яшь китап сөючеләр өчен  «А дан Я га кадәр бар дөньяны китап иле ачачак» дигән сторитайм уздырды. 

Сторитайм
ee82d697-830d-4ac1-b379-f619fa0d2eb9
0848a2cf-0879-4915-8b87-925c7d40730c
IMG_0349
IMG_20220224_080943
IMG-20220224-WA0032

Бәйрәм геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, катлаулы сораулар әзерләгән иде, шулай ук китапханә хезмәткәрләре ясаган кызыклы видеоязмалар тәкъдим ителде. Балалар әлеге  чарага җитди һәм җаваплы карады, яшь укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыгы тапшырдылар, ә иң мөһиме, чара бик яхшы ноктада – яраткан китапларын бүләк итү белән тәмамланды. Бәйрәм балаларга да, укытучылар һәм ата-аналарга да бик ошады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: