Тукай шигырьләре һәрвакыт телдә (18+)

Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре ветераннар пансионатында ял итүче хезмәт ветераннары өчен  «Тукай шигырьләре һәрвакыт телләрдә» дигән кычкырып укулар үткәрде.

Китапханәче шагыйрьнең тормышыннан аз билгеле булган фактлар белән таныштырды. Ял итүчеләр үзләре дә Тукай шигырьләрен укыдылар. Теләге булган кешеләргә Габдулла Тукайның шигырь җыентыклары да тәкъдим ителде.

Поделиться: