«Ветеран» клубында Яңа ел очрашуы (18+)

Россиялеләр Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итә! Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы да  2023 елны Иске Яңа елга багышланган бәйрәмнән башлады.

novyj-god исп

Клуб әгъзалары янына кунакка Кыш Бабай һәм Кар Кызы килде, Наталья Будина, Любовь Тимофеева, Валентина Харитонова һәм Нина Древаль үзләренең җырлары белән яңа ел кәефе тудырды. Гаҗәеп бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, яңа ел табышмакларын чиштеләр. Әлбәттә, биюләрсез нинди Яңа ел бәйрәме булсын? Бәйрәм чарасы дәртле биюләр-җырлар белән узды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: