Время проведения: 01.09.2021-01.11.2021
2021 елның 1 сентябрендә ел саен уздырылучы «Китапханәләр. Алга китеш» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Катнашучыларның эшләре актуальлеге, сыйфаты, дөреслеккә туры килүе, әһәмиятлелеге, аудитория өчен файдалы булуы, материалның китапханә ихтыяҗларына туры килүе һәм креативлылыгы кебек билгеләре буенча бәяләнәчәк. Бәйгене уздыру шартлары, гаризаларны тапшыру кагыйдәләре һәм эшләрне бәяләү критерийлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы ноябрь аенда Россиянең федераль һәм үзәк төбәк китапханәләре җитәкчеләренең ел саен үткәрелүче киңәшмәсендә узачак. Бәйгене оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Россия дәүләт китапханәсе, «Яңа буын китапханәсе» проекты. |