«Китапларны яратып бүләк итегез» Алтынчы Гомумроссия акциясе старт алды (0+)

7февраль көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Китапларны яратып бүләк итегез» Алтынчы Гомумроссия акциясе старт алды. 
Акциядә китапханә укучылары, шәһәребез халкы һәм оешмалары катнаша. Беренче бүләк итүчеләр «Пегас» ҖЧҖ китап сату фирмасы булды.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр балаларны укуга җәлеп итү буенча «Китап укучы үстерәбез» мәдәният, сәнгать һәм мәгариф әһелләре ассоциациясе 14 февраль көнне дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапларны яратып бүләк итегез» Алтынчы Гомумроссия акциясе уздыра. 

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәр китапханәләре мәйданчыкларында балалар учреждениеләре өчен китап җыю оештырыла, китап фримаркеты ачыла һәм башка кызыклы чаралар үткәрелә. 

Теләге булган һәркемне «Китапларны яратып бүләк итегез!» акциясендә катнашырга һәм яңа яки укылган китапларыгызны бүләк итәргә чакырабыз. 

Сезне 7 февральдән 14 февральгә кадәр шәһәр китапханәләрендә көтеп калабыз!

Китапханә адреслары белән тулырак сайтның Китапханәләр битендә танышырга мөмкин.

«Китапларны яратып бүләк итегез!» VI Гомумроссия акциясе уңаеннан үткәреләчәк «ҮКС» МБУ чаралары планы

Поделиться: