Спорт яратсаң, сәламәт булырсың (0+)

7 июль көнне 17 нче санлы китапханә балалар өчен «Спорт яратсаң, сәламәт булырсың» дигән спорт бәйрәме уздырды.

фото
IMG_20210707_182437
IMG_20210707_183647
IMG_20210707_183151
IMG_20210707_190006
IMG_20210707_190338~2

Балалар Олимпия уеннарының килеп чыгу тарихы турында белде һәм спортның төрле төрләре турында китап һәм журналлар белән танышты. Шуннан соң яшь спортсменнар күңелле физкультминутта, «Спорт төрен таны» һәм «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» уенында актив катнашты. Шулай ук чарага килүчеләргә йөгерү, сикерү, туп белән эстафеталар булган кызыклы бәйгеләр тәкъдим ителде.  Монда алар үзләренең спорт сәләтләрен күрсәтте. Чарада балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай тәэсирләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: