«Кышкы спорт төрләре» спорт квизы (6+)

3 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Кышкы спорт төрләре көненә һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Кышкы спорт төрләре» дигән спорт квизы узды.
Яшь катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белде, кышкы традицион олимпия дисциплиналары турында белемнәрен яңартты һәм олимпия уеннары символларының мәгънәсе турында мәгълүматны тыңлады.  

IMG20260203130328
IMG20260203131111
IMG20260203132305
IMG20260203132842
IMG20260203125502

Аннан соң балалар интерактив викторинада катнашты, анда хоккей, чаңгы ярышлары һәм  фигуралы шуу кебек кышкы спорт ярышлары өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтте, шулай ук үзләре өчен яңа спорт төрләре: кёрлинг, бобслей, шорт-трек турында белде. Алар табышмаклар чиште һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган канатлы гыйбарәләрн дәвам итте.
Чара азагында укучылар спорт һәм актив ялга багышланган мультфильм карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: