«Җәен күңелле яшибез!»: спорт-танып белү уены (6+)
23 июнь көнне 15 нче санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Җәен күңелле яшибез!» дигән спорт-танып белү уены уздырды. Чара барышында балалар күңелле хәрәкәтчән уеннарда һәм танып белү викториналарында үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алды. Балалар «Әкияти чәчәк», «Киресенчә әкиятләр», «Китап санагычлары», «Кайтаваз», «Могҗизалар тулы эшләпә» уеннарында үзләре укыган әсәрләрне искә төшерде. Бик теләп «Җәйге табышмаклар»ны чиштеләр. «Пассажирны илтеп куй» уены балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар шулай ук зур кызыксыну һәм мавыгу белән «Карбызлы ярышлар», «Күңелле туп», «Чикерткәләр» дигән хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Саф һавада уеннар спорт рухын күтәрергә, командада эшли белергә, авырлыкларны җиңәргә һәм балалар өчен язылган әсәрләрне искә төшерергә ярдәм итте. |