«Спорт дулкынында» спорт-уен программасы (6+)

17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше буенча саф һавада  «Спорт дулкынында» дигән чара уздырды. 

о
IMG_20240702_150903
IMG_20240702_151809
IMG_20240702_151845
Башта, мускулларны һәм организмны актив уеннарга әзерләү өчен, кечкенә генә күнегүләр ясап алдылар, Шуннан соң кунаклар «Стоп-сигнал», «Елан», «Төз атучы» һ.б. хәрәкәтчән уеннар уйнады, анда катнашучылар җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтә алды. 
Уеннардан соң балалар спорт һәм гигиена турында табышмакларны чиште, бер-берсенә үз сәламәтлегеңне саклауның һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның никадәр мөһим булуы турында сөйләде. 
Чарада катнашучылар үз сәламәтлегеңне кайгырту буенча киңәшләр алды һәм спорт белән дус булуның әһәмияте турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: