Яхшылык эшәргә ашыгыйк (0+)

IMG-20181208-WA0003
20181208_112911

Ел саен илебездә декабрь башында инвалидлар Декадасы үткәрелә. Сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата изге күңелле, рәхим-шәфкатьле булу бүгенге катлаулы чорыбызда бик тә кирәкле кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе булып тора. Шуны истә тотып, 8 нче декабрьдә 12 нче санлы татар китапханәсе волонтерлар белән берлектә Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә булды. Данияр гаиләдә абыйсы Инсаф белән  әти-әнисе тәрбиясендә үсә. Кешеләр белән аралашырга, кызыклы әкият китаплары карарга һәм пластилиннан әвәләп фигуралар ясарга ярата. Ул укучыларны шатланып каршы алды. Укучылар Даниярга шигырьләр сөйләделәр, яхшылык һәм игелеклелек турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Очрашу ахырында Даниярга китаплар һәм укучыларның  үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырылды.

Укучылар бу очрашудан тормыштан ямь табып, сәламәтлекнең кадерен белеп, тирә-юнебездәге мохтаҗ кешеләргә ярдәм  итеп яшәргә кирәклекне аңлап таралыштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: