«Алтын ачкыч серләре» спектакле (6+)
27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 14 нче санлы балалар китапханәсендә А. Толстойның «Золотой ключик, или приключения Буратино» әкияте мотивлары буенча спектакль премьерасы узды. Башлангыч сыйныф укучылары чын әкият геройларына әверелде. Сәхнәдә алар зур осталык белән соклангыч Буратино, Мальвина, Пьеро, Арлекино, әти Карло, начар Карабас-Барабас, хәйләкәр песи Базилио һәм төлке Алисага шулай ук биюче курчакларга әйләнде. Яшь артистларны кайнар кул чабулар белән каршы алдылар. Укучыларның матур бизәкле киемнәре, декорацияләр һәм нәни артистларның ихластан уйнавы башыннан ук тамашачылар игътибарын яулады. Спектакль дәвамында алар геройлар өчен борчылды, Буратиноны алда көтеп торучы куркынычлар турында кисәтте, Китапханә дип аталган әкиятләр иленә ишекне ачарга ярдәм итүче Алтын ачкычны эзләде. |