«Тормышны үзгәрткән 108 минут»: мәгълүмат сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре 12 апрель көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Тормышны үзгәрткән 108 минут» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. 
Чара илебез космонавтикасының күренекле галим-уйлап табучылары һәм конструкторлары К. Э. Циолковский һәм С. П. Королев белән танышудан башланды. Укучылар кешеләрнең ничек итеп космик киңлекне үзләштерә башлавы, кешенең космоска беренче очышы турында белде. Алга таба балалар кызыклы биремнәр үтәде һәм викторина сорауларына җавап бирде. Планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин очкан космик корабның старт алуы турында видеоязманы карадылар. 

Чара азагында китапханәче балаларны китапханә фондындагы космос турында китаплар белән таныштырды. 

Поделиться: