Китапханә хезмәткәрләре төбәкара семинарда катнашты (12+)

28 ноябрьдә татар телендә әдәби иҗат белән актив шөгыльләнүче 9-11 нче сыйныф укучылары, студентлар, 35 яшькә кадәрге иҗади кешеләр өчен 1 нче төбәкара семинар узды.  
Семинар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан оештырылды һәм Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясендә үтте. Чарага 100гә якын яшь язучы, әдәби берләшмәләр җитәкчеләре, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Зәй, Мамадыш, Актаныш, Тукай, Сарман районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде. Семинарда шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәре, «Ләйсән» шәһәр әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина катнашты.  

мпст мс т
3616ce30-986a-4861-bdd5-54073a6f87b9
eI9SHuKBnkA
NTo_5VvfexA
WhatsApp Image 2024-12-02 at 13.57.11
WhatsApp Image 2024-12-02 at 14.26.37
WhatsApp Image 2024-12-02 at 14.27.16
INhb5q9MAek

Семинар эшендә әдәбиятчы, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, язучылар Илсөяр Ихсанова, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Равил Сабыр, Лилия Гыйбадуллина, Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм Мәгариф идарәсенең баш белгече Наилә Миначева чыгыш ясады. Семинар эше секцияләрдә алып барылды, аларда чәчмә әсәр һәм драматургиягә анализ ясау мисаллары күрсәтелде, шигърият серләре ачылды, яшь әдәбиятчыларның әсәрләренә анализ ясалды. 

Семинарда катнашучылар гимназиядәге Туфан Миңнуллин исемендәге музейда булды. Аның эше белән укучылар таныштырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: