Китапханә хезмәткәрләре «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Шәһәрнең муниципаль китапханәләре хезмәткәрләренең күпьеллык тырыш хезмәте Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан югары бәяләнде.

Шәһәр муниципаль китапханәләре җитәкчесе Венера Гайнуллина һәм 3 нче санлы китапханә мөдире Нәҗибә Зарипова «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» махсус күкрәк билгеләре белән бүләкләнде. Дәрәҗәле бүләкне аларга Чаллы шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тапшырды.

AiD7jEGXFFM
IMG-20190828-WA0009
IMG-20190828-WA0007

Гайнуллина Венера Марсил кызы Яр Чаллы шәһәре китапханәләр системасындагы хезмәт эшчәнлеген 1992 елда, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң башлап җибәрә. Алган тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, кешеләр белән эшләү, аралаша белү осталыгы – әлеге сыйфатлары Венера Марсил кызын 2007 елда үз эченә 19 китапханәне берләштергән «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең директоры итеп билгеләүдә зур роль уйный. Эшләү дәверендә ул үзен сәләтле, инициативалы, яхшы оештыручы, тәгаен максат куя һәм аңа ирешә алучан, җаваплы, яңалыкны күрә һәм аңлый, үз карашын яклый белүче җитәкче итеп күрсәтте. Аның җитәкчелегендә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2014 елда Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы учреждениеләренең берсе булып танылды.

Зарипова Нәҗибә Нәҗип кызы Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 1988 елдан бирле хезмәт куя – ике ел өлкән китапханәче вазифасын башкарганнан соң, 1990 елдан 3 нче санлы китапханәнең алыштыргысыз җитәкчесе ул. Озак еллар алып барган эшчәнлеге дәверендә аның тарафыннан ЗЯБ бистәсе халкына китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру буенча зур эш башкарылды, югары дәрәҗәдә күпләгән массакүләм-мәдәни чаралар үткәрелде.

Хезмәттәшләребезне югары бүләккә ия булулары белән тәбрик итәбез!

Киләчәктә яңа казанышлар, эшләрендә зур уңышлар, тормышта ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: