12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Чәчәкләр китерик Тукайга» дигән тантаналы шәһәр әдәби-музыкаль чарасында катнашты (+0)
27
Апрель 2024
Saturday
26 апрельдә без быел күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Чәчәкләр китерик Тукайга» дигән тантаналы шәһәр әдәби-музыкаль чарасында катнашты. Анда балалар өчен викторина уздырдылар һәм китап күргәзмәсе оештырдылар. Чара барышында балалар, сорауларга җавап биреп, Габдулла Тукай иҗаты буенча үз белемнәрен сынап карады, аның танылган әсәрләрен искә төшерде, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Китап күргәзмәсендә Г.Тукайның балалар өчен китаплары, шигърият, проза, публицистика әсәрләре, һәм шулай ук татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын яктыртучы китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук Чаллы язучыларының быел китапханәгә кайтарылган яңа китаплары белән танышырга мөмкин булды. Күргәзмәне өлкән сыйныф укучылары, мәктәп укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, китапханәчеләр, язучылар, иҗат интеллигенциясе, җитәкчеләр һәм шәһәрдәшләр карады. |