Толерантлык турында слайд-лекция (12+)

Без катлаулы һәм даими үзгәреп торучы дөньяда яшибез, анда милли, этник, социаль һәм сәяси экстремизм проблемасы аеруча кискен тора. 
Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе – ул террорчылыкның үсеш алуы, экстремистлар гамәлләренең явызлыгы һәм чиксезлеге көчәюе, халыкны куркытып тору. Аерым шәһәр һәм илләрдә экстремистик төркемнәрнең үзара мәгълүмати, идеологик, психологик бәйләнеше киңәя бара. 
Шунлыктан 2021 елның 16 ноябрендә, толерантлык көнендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре толерантлык турында слайд-лекция уздырды.

Толерантность
толерантность, титульный
толерантность, титульный 2
photo1637063369
photo1637063433
photo1637063391
photo1637063479

Укучылар фашистлык мисалында экстремистлык күренеше, аның сәбәпләре һәм тискәре нәтиҗәләре, патриотлык һәм ул чагылган гамәлләр турында мәгълүмат алды, экстремистик төркемнәрнең билгеләре турында белде. 
Балалар алган белемнәр һәрчак зур кыйммәткә ия, аларны үзләштереп, кешеләр бер-берсенә карата толерантлы булырга өйрәнә. 

Исеңдә тот! Синең һәрвакыт сайлау хокукың бар! КЕШЕ булып кала бел!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: