«Хатын-кызга фатиха бирегез!»: слайд-әңгәмә (12+)

8 март бәйрәме алдыннан шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара уздырды. 
Яз, шигърият һәм шатлык рухында хатын-кыз, әни, мәхәббәт һәм яз турында ихлас шигырьләр һәм җырлар яңгырады. 
Рәсем сәнгатенең, тарихның һәм әдәбиятның бөек даһилары мисалында (Леонардо да Винчи «Мона Лиза», Клеопатра) хатын-кызның чын матурлыгын, аның хатын-кыз кеше, хатын-кыз ир хатыны, хатын-кыз ана буларак рухи сыйфатларын күрсәтүе ачыкланды.
Д.С. Лихачевның «Письма о добром и прекрасном» әсәреннән өзекләр укылды.

Поделиться: