«Чорлар аша сугыш авазы яңгырый… »: Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу (16+)

27 нче апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен  Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу уздырды. Кичәне китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Марс Яһудин укучыларга үзенең әдәби эшчәнлек белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнүе турында сөйләде, хикәя, эссе һәм повестьларын тормыштан алып язганын ассызыклады.

Сквозь годы..
фото5
Фото 3
фото 4
фото 2
Фото 1

Язучының әтисе Нәфикъ Яһудин Бөек Ватан сугышында хәрби журналист була, көндәлекләр алып бара. Марс Яһудин, аның хатирәләрен туплап, «Тормыш бу…» исемле китап чыгара. Язучы укучыларны «Тормыш бу…» китабы белән якыннан таныштырды, «Голоса»китабыннан өзекләр укыды. «За Родину» (1942 ел), «Ватан өчен» (1943 ел) газеталары турында сөйләде, укучылар газеталарны кулларына  тотып  таныша алдылар. Студентлар  кичә барышында язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Һәр очрашу язучы өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм. Бу очрашу да  укытучылар һәм укучылар күңелендә онытылмаслык  хатирәләр калдырыр. Татар теле укытучысы  Карамова  Альбина Җавдатовна язучыга иҗади уңышлар теләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: