«Яраткан геройлар белән бергә үс» әкияти чарасы (0+)

15 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Яраткан геройлар белән бергә үс» дигән әкияти буй үлчәгече чарасы уздырды.

екекнрцеунцукн
(3)IMG_20240515_085959
(2)IMG_20240515_085813
(1)20240515_085646

Чарада балалар яраткан китаплары, әдәби геройлар, әкият һәм хикәяләр дөньясына килеп эләкте. Очрашуда катнашучылар стнацияләр буйлап әкияти буй үлчәгеченә юл тотты. «Әкиятне таны» дигән беренче станциядә укучылар укылган сюжет буенча әсәр исемнәрен һәм аларның төп геройларын белде, тышкы кыяфәтләре буенча тылсымлы персонажларны таныды, «Яшәгән, ди, булган, ди…» станциясендә исә үзләре уйлап чыгарып әкиятләр сөйләделәр. «Бу кемнең сүзләре» дигән соңгы тукталышта балалар әдәби геройларның цитаталарын һәм әйткән гыйбарәләрен искә төшерде. Чара файдалы мәгълүматка бай булды, кызыклы һәм мавыктыргыч узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: