«Пушкин каласы»: әкияти көрәш (6+)

3 һәм 4 июнь көнне 10 нчы санлы китапханәдә Россиядә Пушкин көнен бәйрәм итү алдыннан А.С.Пушкин әкиятләре буенча әкияти көрәш үтте. Анда катнашу өчен мәктәп яны лагерендагы балалар чакырылды. 

Көрәш башыннан азагына кадәр яраткан язучының әкиятләре буенча белемнәрне үз эченә алды. Балалар төрле сынауларда актив катнашты: «Сүзне әйт» бәйгесендә әкиятләрдәге фразаларның азагын  һәм «Әкият белгечләре» бәйгесендә аларның эчтәлеген искә төшерделәр, «Ә аннан соң ни булды?» бәйгесендә исә әкиятләрдән алынган өзекләрне дәвам иттеләр. «Әкият арифметикасы» уенында А.С.Пушкин әкиятләрендә очраучы саннарны искә төшерделәр. «Әкияттә балык тоту» дип аталган соңгы бәйге бик күңелле үтте, балалар сорауның саны язылган балыклар тотты, шул сорауларга дөрес җавап биреп, үз командалары өчен очколар җыйдылар.

Укучыларның барысы да уенда актив катнашты, Пушкин әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте һәм татлы бүләкләр алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: