«Константин Ушинскийның әкият дәресләре» (6+)

27 гыйнвар көнне педагог, язучы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Константин Ушинскийның әкият дәресләре» дигән әдәби сәгать уздырды. 

ушинский
20230127_143541
20230127_143814
20230127_144905
20230127_143910
20230127_141858

Ушинский балаларны бик яраткан һәм балага уку авыр бирелгәнен күреп бик борчыла торган булган. Укытучы буларак ул балаларның теләк белән укуын һәм материалны кызыклы дәреслекләрдән өйрәнүләрен теләгән. Константин Дмитриевич «Туган сүз» һәм «Балалар дөньясы» дигән бик файдалы китаплар язган һәм бастырып чыгарган. Бу Россиядә башлангыч белем алу өчен һәр бала куллана алырлык һәм аңлаешлы беренче дәреслекләр була, анда табигать һәм хайваннар дөньясы турында хикәяләр һәм әкиятләр кертелгән. Әдәби сәгать барышында балалар әлеге күренекле язучы һәм педагогның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Укучылар иллюстрацияләр күрсәтү белән үрелеп баручы «Дедушка», «Орел и кошка», «Храбрая собака», «Ворона и рак», «Четыре желания» аудиохикәяләрен тыңлады. Алар шулай ук «Ушинскийның яхшы хикәяләре» викторинасында, «Сораулар» уенында актив катнашты, анда «Лиса Патрикеевна» әкияте буенча сорауларга җавап бирде. Балалар геройларның гамәлләре турында фикер алышты һәм тагын бер кат «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Өлкәннәргә хөрмәт, үзеңә хөрмәт», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» кебек халык мәкальләренең дөреслегенә инанды. Чара азагында катнашучылар бик теләп язучының «Охотник до сказок» әкияте буенча мультфильм карады һәм К.Д. Ушинский әсәрләре буенча «Яхшылык – тылсымлы дару» китап күргәзмәсе белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: