«Тылсымлы Пушкин илендә» Әкияти сәяхәт (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Кызыл тау» мәдәни үзәгендә А.С.Пушкинның юбилеена багышланган чара уздырды.

P1имс
Pу
Pюб
апмс

Яшь китап сөючеләр Пушкинның Лукоморье дип аталган тылсым иленә сәяхәткә кузгалды. Анда балалар бөек язучының шигырьләре һәм әкият геройлары белән танышты. Сәяхәт барышында укучылар тылсымлы әйберләрне таныды, табышмаклар чиште, хәрәкәтчән уеннарда катнашты, Пушкин әкиятләре геройлары образына кереп күрсәтте.

«Ә син А.С.Пушкин әкиятләре белән танышмы?» викторинасында һәм төрле бәйгеләрдә катнашып, чарага килүчеләр шагыйрьнең иҗатын яхшы белүләрен, аның китапларын яратып укуларын күрсәтте. Чара барышында теләге булганнар яраткан шигъри юлларын сәнгатьле итеп укыды.

Чарада «А.С.Пушкин әкиятләре буенча» презентациясе, «А.С.Пушкин әкиятләре» исемле видео-викторина һәм «Алтын әтәч турында әкият» мультфильмы тәкъдим ителде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: