19 май көнне 15 нче санлы китапханә «Гаилә даирәсендә әкиятләр» дигән уен программасы уздырды. Китапханәдә балалар әти-әниләре белән бергә әдәби һәм халык әкиятләре иле буйлап әкияти сәяхәткә кузгалды. Иң башта китапханәче сәяхәт итәр өчен транспорт чарасын сайларга тәкъдим итте. Ата-аналар һәм балалар өчен «Әкиятне таны», «Әкият геройларын портретлары буенча таныйбыз», «Бу көй кайсы әкияттән?», «Бу әйбер кемнеке?», «Иллюстрацияләр буенча әкиятне таны» кебек күңелле бәйгеләр үткәрелде. Ата-аналарның һәрберсе үз балаларына уку өчен китаплар сайлап алды. Чара бергә сайлап алынган В. Степановның «Мишка в крапиве» китабын әти-әниләрнең укуы һәм «Зеркальце» мультфильмын карау белән тәмамланды. If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter. |