«Пушкин әкиятләре»: танып белү программасы (6+)
Бүген, 6 июнь көнне, бөтен дөньяда Рус теле көне, ә Россиядә Пушкин көне дә билгеләп үтелә. Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре төрле яшьтәге, төрле диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итү кысаларында, 17 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Пушкин әкиятләре» дигән танып белү программасы оештырды. Программа азагында балалар «Пушкин әкиятләре утравы» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды, ә күңелләренә хуш килгән барлык китапларны балалар өйләрендә уку өчен алды.
|