«Әкиятләрем сезгә булсын!» – язучы А.Алиш иҗаты буенча бәйрәм кичәсе
23нче октябрь көнне шәһәребезнең 69нчы балалар бакчасында язучы А. Алишның иҗатына багышланган әкият бәйрәме оештырылды. Залда А. Алишның сурәте, китапларыннан һәм балаларның әкиятләре буенча үзләре ясаган рәсемнәреннән күргәзмә төзелде. Бу матур бизәлешле китаплар балаларны бик тиз үзләренә җәлеп иттеләр. Бәйрәм А.Алишның кыскача тормышы һәм бала чагы белән таныштырудан башланып китте. Икенче өлеше тулысынча аның иҗатына багышланды. Башта балалар ясаган рәсемнәр аша, аларның укыган әкиятләре белән таныштык. Бергәләп геройларның уңай, тискәре якларын таптык. Аннан соң китапханәче балалар әле укымаган “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкиятен сөйләде. Соңыннан балалар әкият геройлары булып киенеп, әкиятләрдән өзекләр уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар экранда “Сертотмас үрдәк” әкиятен карадылар. А. Алиш әкиятләре балаларда зур тәэсирләр калдырды. |