С.Маршакның «Сказка о глупом мышонке» китабы юбилеена багышланган чара (0+)
10 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «16 дан 17 гә кадәр укыйбыз» программасы буенча танылган балалар язучысы Самуил Маршакның «Сказка о глупом мышонке» китабының 95 еллык юбилеена багышланган чарага чакырды. Очрашу башында балалар күренекле балалар китабы авторының иҗаты белән танышты. Аның әкиятләре, табышмаклары, пьесалары хезмәт сөючеләрнең тырышлыгына, осталар, янгын сүндерүчеләрнең күңелле кыюлыгына дан җырлый, ялкаулардан, куркаклардан һәм сараннардан көлә.
|