«Кагыйдәләрдән кагыйгә» ситуатив практикум (12+)
15 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Кагыйдәләрдән кагыйгә» дигән ситуатив практикум үткәрде. Командаларга бүленеп, яшүсмерләр актив рәвештә практикумда катнашты. «Бөекләр белән бер авторлыкта» викторинасында алар хокук белеме буенча әйтелгән гыйбарәләрдә төшеп калган сүзләрне әйтте. «Нәниләр авызыннан» бәйгесендә балалар хокуклар турында төшенчәләргә тасвирламаны нәниләр аңлаганча укыды һәм белде. Төп законнар документларын искә төшерергә яшьләргә «Документ белгечләре» викторинасы ярдәм итте, ә «Эш тыңлана» турнирында алар юриспруденция теле белән язылган танылган балалар әкиятләрен искә төшерде. «Сүзне уйлап тап» уены балаларга команда рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде, уен шартлары буенча «Справедливость» сүзеннән күбрәк сүзләр төзергә кирәк булды. |