Нәни йорт хуҗасы Кузя мәктәбе: Кузя сандыгын ачты һәм яңа әкият белән шаккатырды (0+)
Китапханәнең нәни укучыларын китапханәчеләр әкияти кунакханәбезгә чакырды. Безнең әкиятләр сакчысы – китапханәбездә яшәүче нәни йорт хуҗасы Кузя балаларны һәм өлкәннәрне әкияти сәяхәткә җәлеп итә, анда адым саен әкият геройлары очрый. Ул яңа һәм кызыклы булган бар нәрсәне дә бик ярата. Кузяның тылсымлы сандыгы да бар, анда иң әкияти әкиятләр саклана. Китапханә кунаклары өчен рус халык әкияте мотивлары буенча «Теремкәй» курчак спектакле тәкъдим ителде. Төп геройлар — тычкан, бака, куян баласы, төлке, бүре һәм аю. Әкият җәнлекләрнең үзара дус-тату яши алуын, бер-берсенә ярдәм итүен күрсәтә. Безнең яшь китап сөючеләр дуслык – тормышта төп нәрсәләрнең берсе булуын, башка кешеләрнең ярдәмен кабул итәргә өйрәнергә, һәм шулай ук башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк икәнен аңлады. Чара азагында барысы бергә Үзәк китапханә буйлап сәяхәт кылды. |