«Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен» Мастер-класс (16+)

26 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен» исемле мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс үткәрү өчен Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – прозаик, балалар язучысы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Рәшит Бәшәр; язучы һәм журналист Марс Яһудин; шагыйрә, галимә, филология фәннәре кандидаты, доцент, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәзинә Мөхияр; Саҗидә Сөләйманова  исемендәге премия иясе, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге администраторы Сирень Якупова  чакырылган иде.

фото 1
шигырь язу кыен түгел
фото 3

Чарага  килгән татар телендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче китап укучыларыбыз һәм Чаллы педагогия көллияте студентлары үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды. Шагыйрә Рәзинә Мөхияр яшь каләмкярләрне шигырь язу серләренә төшендерде; балалар язучысы Рәшит Бәшәр иҗат эшендә сурәтләү чаралары кулланырга кирәклеген ассызыклады, үзенең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Язучы Марс Яһудин мәкалә, проза язу белән кызыксынган укучыларга мавыктыргыч итеп үз иҗаты турында сөйләде; шагыйрә Сирень Якупова исә, иҗади сәләтне үстерү өчен, «Идел», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларын даими укып барырга кирәклеге турында искәртте, үзенең киңәшләрен бирде.

Татар әдәбияты белән кызыксынучы егет-кызларны иҗатка тарту, аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан оештырылган бу очрашу бик файдалы һәм  кызыклы үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: