«Планета буйлап китап атлый» (0+)

14 нче санлы китапханәдә матур һәм күңелле итеп «Планета буйлап китап атлый» дигән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үтте. Бәйрәм яңа әдәби ачышларга һәм күңелле маҗараларга әзер кызыксынучан балаларны һәм китап сөюче өлкәннәрне үзенә җәлеп итте. Шулай ук төрле бәйге җиңүчеләре һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре чакырылды. 

ф14
14ф. ОткрытиеНДЮК4
14ф. Открытие НДЮК
14ф. Открытие НДЮК2
14ф. Открытие НДЮК5
14ф. Открытие НДЮК6
14ф. Открытие НДЮК9
14ф. ОткрытиеНДЮК2

Бәйрәм башында алып баручы катнашучыларны Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы тарихы һәм традицияләре белән таныштырды, «Китап туган көне»н оештыручы – Лев Кассиль, Бөек Ватан сугышы елларында беренче бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләде. 
Шәһәребезнең иҗади шәхесе үзенең «Ком анимациясе мәктәбе»ннән рәссамнар командасы белән Алинә Хәйруллина бәйрәмнең кунагы булды. Яшь рәссамнар тарафыннан рус һәм татар язучылары әсәрләре буенча тылсымлы программа күрсәтелде, һәм тамашачылар сихерләнгән сыман тылсымлы ком фантазиясе дөньясына кереп чумды. Балалар комда бер-бер артлы әкият һәм мәсәл геройлары – Төлке, Карга һәм Торна, Кабартма, мактанчык Куян, өч туган дуңгыз баласы, Малай һәм Су Анасы, Бүре һ.б. белән сюжетлар барлыкка килгәнне күрде. 
Тамашачылар һәм «Ком анимациясе мәктәбе» рәссамнары өчен Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы «Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проектында катнашучы Каразбаева Алиянең үз программасы белән чыгыш ясавы сюрприз булды. Аның проектны тормышка ашыруда алган комда рәсем ясау сәләте, осталыклары остаз Алинә Хәйруллинадан яхшы бәя алды. 
Бәйрәм дәвамында тамашачылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Алинә Хәйруллина тамашачылар өчен яшь рәссамнар күрсәткән әкиятләр буенча викторина уздырды һәм дөрес җаваплар өчен балалар кечкенә призлар алды. Ә ком батллында алар комда үз геройларын ясап карый алды. 
Чара азагында барлык катнашучылар тынычлык һәм яхшылык теләп, «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: