Гаилә – ул дуслык, бер-береңне кадерләү (0+)
8 июль көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Гаилә – ул дуслык, бер-береңне кадерләү» дигән программа оештырды һәм үткәрде. Чара барышында рус чибәркәе Аленушка рәвешендәге алып баручы балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Петр һәм Феврония тормышы, бәйрәмнең алар истәлегенә уздырылуы турында мәгълүмат белән таныштырды; бәйрәмнең символы борынгыдан мәхәббәт билгесе саналган ромашка булуы турында сөйләде. Бәйрәмне уен-көлкеле һәм шул ук вакытта танып белү бәйгеләре, «Гаилә табышмаклары», «Гаилә әлифбасы», «Нәниләр авызыннан» викториналары дәвам итте. Балалар өчен «Гаилә белән китап киштәсе янында» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. |