«Заманча китапханәнең белешмә-библиографик һәм мәгълүмати эшчәнлеге» семинар (18+)
25 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «ПрофиКласс» Яшь китапханәче мәктәбе кысаларында «Заманча китапханәнең белешмә-библиографик һәм мәгълүмати эшчәнлеге» темасына чираттагы дәрес узды. Тыңлаучылар – «ҮКС» МБУнең яңа хезмәткәрләре – махсус юнәлештәге белеме булмаган һәм эш тәҗрибәсе өч елга җитмәгән китапханәчеләр. Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Г.М.Фәхруллина белешмә-библиографик һәм мәгълүмати эшнең төп юнәлешләре һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләренең әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Библиографик белешмәләрнең төрләре, аларны башкару методикасы һәм электрон каталог буенча сорауларга җавапларны эзләү турында белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографы М.Ш.Мөхәммәдиева сөйләде. |