«Китап күргәзмәләрен оештыру» семинар-практикум (18+)

4 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында «Китап күргәзмәләрен оештыру» дигән семинар узды. Китап күргәзмәләре һәрвакыттагыча мәдәни-агарту чараларының аерылгысыз чаралары булып тора һәм китап фондын ачып салу өчен хезмәт итә. 
Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге һәм 16 нчы санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчеләре китап күргәзмәләре оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.  
Ә.Ф.Бәдртдинова гадәти һәм гадәти булмаган китапханә күргәзмәләрен әзерләү алгоритмы, төрләре һәм формалары турында сөйләде; үзләренең бүлекләре шәһәркүләм бәйрәм һәм чараларда оештырган уңышлы күргәзмәләрдән мисаллар китерде. Әлфия Фатыйх кызы күргәзмә материалын дөрес итеп әзерләү һәм матурлауның укучылар игътибарын җәлеп итәргә һәм шул рәвешле күбрәк китап тапшыруга булышуын ассызыклап китте. 
Р.Х.Мустаева библиографик күзәтүне әзерләү буенча консультация бирде. Розалия Харрас кызы «Гаилә — тормышның тылсымлы символы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
О.Н.Степанова 16 нчы санлы китапханәдә үзенчәлекле күргәзмәләр оештыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Оксана Николаевна үз чыгышын иң яхшы күргәзмәләрнең слайд-презентациясе белән үрелдереп барды: «Март. Яз. Хатын-кыз күргәзмәсе, «Чардактагы китаплар» күргәзмә-иске китаплар, «Кырым язы -2023: Россиянең көньягына диңгезгә сәяхәт иллюстратив-китап күргәзмәсе һ.б. Чара азагында ул барлык катнашучыларга китапханә укучыларында һәм кунакларында кызыксыну уятырлык һәм матур күргәзмәләр ясау өчен иҗади фикерләр һәм илһам теләде.

вымвымывмвымым
Альфия Фатыховна 600
Обзор КВ 600
Оксана 600

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: