«Шәһәр һәм мәктәп китапханәләре хезмәттәшлеге чикләре: балаларны һәм яшүсмерләрне укуга тартуның заманча ысуллары»: семинар-практикум (18+)
9
Ноябрь 2022
Чәршәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәр һәм мәктәп китапханәләре белгечләрен «Шәһәр һәм мәктәп китапханәләре хезмәттәшлеге чикләре: балаларны һәм яшүсмерләрне укуга тартуның заманча ысуллары» семинар-практикумына чакыра. Семинар 23 ноябрь көнне 09.00-12.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А адресы буенча узачак. Чара барышында шәһәр һәм мәктәп китапханәләрендә укучыны балалар китабына якынайтуның инновацион алымнарын карау планлаштырыла. |