«Библиографик әсбаплар: төрләре, типлары, эшләнү технологиясе»: семинар-практикум (16+)
17 май көнне Zoom платформасында видеоконференцэлемтә формасында «ҮКС» МБУ китапханә белгечләренең семинары узды. Семинар дәрес барышында библиографик әсбаплар әзерләү буенча китапханәләр эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Г.М.Фәхруллина тарафыннан система китапханәләре әзерләгән басма продукциягә анализ ясалды, басма библиографик әсбапларның бизәлеше буенча киңәшләр бирелде. Әйдәп баручы библиограф Г.М.Хәбибуллина кече формадагы әсбаплар ясау буенча консультация әзерләгән иде. Зур форматтагы әсбапларны төзү үзенчәлекләре турында әйдәп баручы библиограф Р.А.Бурганова сөйләде. Кече формада әсбап ясау тәҗрибәсе белән 8 нче санлы балалао китапханәсе мөдире Л.Д. Хәертдинова уртаклашты. Әдәбият тарихы музее мөдире Р.Г.Хәмидуллина туган якны өйрәнү буенча библиографик әсбаплар, китапханә сценарийлары җыентыкларын, Чаллы язучыларының тормыш юлы һәм иҗатына, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары эшчәнлегенә багышланган биобиблиографик күрсәтмәлекләр тәкъдим итте. |