«Социаль яктан яклаучысыз гражданнарга китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль тәҗрибәләр һәм яңа форматлар эзләү»: семинар (18+)

13 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре өчен «Социаль яктан яклаучысыз гражданнарга китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль тәҗрибәләр һәм яңа форматлар эзләү» дигән семинар узды.

Актуальные форматы ..
МироноваДН – копия
IMG_3943
IMG_3956
IMG_3947
IMG_3962
IMG_3975
IMG_3977

Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Миронова Д. Н. әлеге категория кулланучылар белән китапханәләрнең төрле эш юнәлешләре һәм төп бурычлар белән таныштырды. 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Галләмова Ч. А. «Сәламәтлеге чикләнгән һәм инвалидлыгы булган кешеләр белән аралашу этикасы» исеме астында клнсультация уздырды.

Семинар барышында катнашучылар социаль яклаучысыз кешеләр төркеменә китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру буенча хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе белән танышты. 

1 нче санлы китапханә мөдире Зиһаншина Ф. Б. семинарда катнашучыларга китапханәнең инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән социаль-мәдәни эш алып баруы турында сөйләде. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләргән балалар һәм яшүсмерләр белән эш тәҗрибәсен 14 нче санлы китапханә мөдире Третьякова Е. В. «Уңышлы хезмәттәшлек даирәсе буларак инклюзив китапханә киңлеге» дигән темага чыгышында тәкъдим итте.

Халыкныж социаль яклаучысыз катламына мәгълүмат хезмәте күрсәтү системасында социаль партнерлык юнәлешендә китапханәнең эш тәҗрибәсен 5 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Романова С. А. ачты. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге мөдире Привалова Е. С. тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Китапханә дәресләре» оештыру буенча китапханәчеләр эше турында сөйләде. 

«Китапханәдә өлкән кешеләрнең ялын оештыру эшчәнлеге үзенчәлекләре» доклады белән шәһәр үзәк китапханәсе комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Бучкина Н. П. чыгыш ясады. 

Китапханәчеләрнең барлык чыгышлары мәгълүмати презентацияләр һәм социаль яклаучысыз төркемнәр арасында үткәрелүче чараларны күрсәтүче видеоязмалар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: