«Өй учагының җылысы һәм яктысы» гаилә бәйрәме (0+)
9
Июль 2024
Сишәмбе
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 15 нче санлы китапханә 45 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе белән берлектә 45/07 йорты ишегалдында «Өй учагының җылысы һәм яктысы» дигән гаилә бәйрәме уздырды. Рус гүзәле Аленушка кунакларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, әлеге көннең тамырлары барып тоташкан Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды. Чараны кызык һәм шул ук вакытта танып белү бәйгеләре, уеннар һәм викториналар дәвам итте, аларның исемнәре әкият ромашкасы таҗларына язылган иде. Шулай ук бәйрәм барышында теләге булганнар ромашка чәчәкләреннән ясалган рамкада якыннары белән фотога төшә һәм аларга җылы сүзләрен әйтә алды.Бер-берсен аңлап, яратып, хөрмәт итеп 52 ел бергә гомер иткән Вахатовлар гаиләсенә котлау сүзләре җиткерелде. Алар үз гаиләләрендәге иминлек һәм бәхет серләре белән уртаклашты. Чара «Минем гаиләм» исеме астында асфальтта рәсем ясау бәйгесе белән тәмамланды. |