«Иң яраткан, иң якын»: гаилә бәйрәме (0+)
8 июль көнне 15 нче санлы китапханә 45 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Л.А.Багрецова белән берлектә 45/14 йорты ишегалдында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Иң яраткан, иң якын» дигән гаилә бәйрәме уздырды. Бәйрәм кунакларын рус гүзәле Аленушка каршы алды. Ул балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, әлеге бәйрәмнең барлыкка килүенә сәбәпче булган Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды; бәйрәмнең символы элек-электән мәхәббәт билгесе саналучы ромашка булуы турында сөйләде. Бәйрәм чарасын «Гаилә турында табышмаклар», «Безнең тату гаилә», «Китаплардан геройлар», «Иң, иң», «Ныклы гаилә», «Яхшылыкны түгәрәк буенча тапшыр» дип исемләнгән шаян, шул ук вакытта танып-белү бәйгеләре, уеннар һәм викториналар дәвам итте. Аларның исемнәре әкияти ромашка таҗларында урнашкан иде. |