«Китап укучы ата-аналар – китап укучы балалар» гаилә утырышы (12+)

Хәзерге заман җәмгыяте проблемаларының берсе – баланы укуга тарту. Электрон технологияләр гасырында балалар китапка караганда видеороликлар карау һәм  компьютер уеннарына өстенлек бирә.
21 гыйнварда 15 нче санлы китапханә ата-аналар өчен «Китап укучы ата-аналар – китап укучы балалар» дигән гаилә утырышы уздырды.
Чара барышында китапханәче бергәләп укуның баланың акыл дәрәҗәсе үсешенә  уңай йогынты ясавы турында сөйләде һәм гаилә белән укуны оештыру буенча гамәли киңәшләр бирде. Моның өчен әти-әниләр Николай Носов һәм Виктор Драгунский әсәрләре буенча «Әйдәгез, күзалдына китерик…» дигән ситуатив уенда катнашты. «Яшәгән ди, булган ди әкият гаиләләре» әдәби викторинасы өлкәннәргә балалар әдәбиятын искә төшерергә ярдәм итте.  

Утырыш азагында ата-аналар китап уку баланы иҗади фикерләүгә этәрә, сүзлек запасын һәм белемнәрен баета, ә гаилә белән уку гадәте балалар һәм әти-әниләрне тагын якынайта дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: