«Әни белән китап Галәме буйлап» гаилә белән уку (0+)

Менә инде берничә ел Үзәк китапханә, гаилә белән уку традицияләрен алга этәрүне дәвам итеп, гаиләләр үсешенә ярдәм итү үзәге функцияләрен башкара. 
Китапханәдә һәр гаилә әгъзасы үзе өчен күңеленә хуш килгән урын һәм шөгыль таба. Өлкәннәр китап сайлау буенча тәкъдимнәр алган вакытта, нәниләр бик теләп яңа матур китаплар һәм кызык уенчыклар белән балалар почмагында вакытларын уздыра ала. 

тухляк
вместе веселее
как нас много
мама а ты знала
мама помоги мне
мы читали книжку
помнишь строчки из сказки
Әни кулында китап — бик зур тәрбия көче. Аның белән әхлак тәрбияләре дә, кызыксындыру һәм шелтәләүнең бернинди формалары да чагыштырыла алмый. Баласына китап укып, ана аның алдында яңа дөнья ача, анда яхшылык һәм гаделлек хакимлек итә, анда хезмәт сөючәнлеккә, намуслылыкка өйрәтәләр. «Китап укучы әниләр» әзерләп, китапханәчеләр өлкәннәргә, укучы әти-әнине күзәтеп, өлкәннәрнең укыганын тыңлап, алар белән бергә иллюстрацияләр карап, бала активрак уйлый башлаганын аңларга ярдәм итә.  
Китапханәче һәр очрашуда балалар китапларын бергәләп укуның мөһимлеге турында сөйли. Әниләр үз баласы турында күп кенә яңа нәрсәләр – китапханәдә нинди әсәрләр белән кызыксынуы, анда ничек вакыт уздыруы турында белә.  
Бергәләп уку өлкәннәрне һәм балаларны якынайта, рухи аралашуның шатлыклы минутлары белән баета, балада игелек һәм мәхәббәт хисләре тәрбияли. Әнләр китапханәче белән берлектә китапларны сайлап ала, китап турында сөйләшерлек сораулар уйлап таба. 
Балаларга кыска гына итеп язучы турында сөйлибез, кайвакыт кечкенә генә презентацияләр күрсәтәбез. Текстка бәйле рәвештә, уен, кроссворд кулланабыз, сәхнәләштерәбез, балалар, укыганны тыңлап, рәсемнәр ясый. 
Ата-аналарның кызыксынуы һәр очрашу саен артканнан-арта. Чөнки гаилә белән уку, әни белән бергә уку – нәни кешенең яхшы, шатлыклы, уңышлы язмышына юл салуга кирәкле шартларның берсе. 
Балаларыбыз китап җылысын тоеп, ана канаты астында үссен иде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: