«Көйне таны» гаилә-уен программасы (12+)
22
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
21 февраль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Көйне таны» дигән музыкаль программа уздырды. Җырларга һәм күңел ачарга һәркем ярата, чөнки музыка – ул кешеләрдә уңай хис-кичерешләр алу чыганагы. Балаларның кызыксынуларын һәм яшен исәпкә алып, төрле җыр категорияләре сайланды: «Дискотекалар музыкасы», «Яратка мультфильмнарыбыз», «Эмодзи буенча җырны таны», «Кинофильмнардан җырлар», «Шәһәрләр турында җырлар». Чарада катнашучылар үзләре белгән көйләрне бик шатланып таныды һәм яраткан җырларын кушылып җырлады.
|