«СССРда ясалган»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

Узган яшьлек елларын кем генә сагынмый икән? Бигрәк тә өлкән буын. Китапханәбездә эшләп килүче «Ветеран» клубына йөрүчеләрнең дә яшь, матур һәм бәхетле чакларын ничек яратып искә алмыйсың ди инде. Нәкъ менә алар өчен бүген «СССРда ясалган» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Сделано в СССР
IMG_0491
IMG_0497
IMG_0505
IMG_0498
IMG_0503

Алып баручы белән бергә һәм электрон презентация ярдәмендә совет заманнарына сәяхәт кылдылар. Шул чорның фильмнарын, модасын, тормыш-көнкүреш рәвешен искә алдылар. Башкаручы Алия Габдуллинага кушылып, яшьлек җырларын җырладылар. Кичә дәвамында ветераннар үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясады: җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Күбесе үзләре белән хәзерге тормышта кулланылмый торган, сирәк очраучы көнкүреш әйберләрен алып килде. Бу истәлекләр бик дулкынландыргыч булды һәм кунаклар күңелендә онытылмаслык эз калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: