Россия кече Ватаннан башлана (6+)
Кече мәктәп яшендәге балаларда патриотлык хисе тәрбияләү кече Ватан турында күзаллаулар булдырудан башлана. Алар өчен Ватан – ул әйләнә-тирә мохит, туган йорт, мәктәп, шәһәр. «Россия кече Ватаннан башлана» презентациясе ярдәмендә балалар туган шәһәрләре буйлап виртуаль экскурсия кылды. Шәһәрнең барлыкка килү тарихын, аның төзелеше һәм үсүе, «КамАЗ» автомобиль заводы төзелешенеж шәһәр үсешенә үзеннән нинди өлеш кертүе турында бик мавыгып тыңладылар. «Чаллы төбәгем» викторинасы вакытында балалар шәһәр турында белемнәрен тикшерде, аның гербы һәм флагы нәрсә аңлатканны белде. Очрашу барышында матур көйләр һәм туган як турында җырлар яңгырады. |