Туган якка мәхәббәт белән (12+)
Туган ягыңны, үзең яши торган шәһәрне, үз йортыңны, мәктәбеңне, урамыңны, гаиләңне ярату һәм хөрмәт итү – патриотлылык һәм гражданлыкның чагылышы. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Без яши торган шәһәр» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Китапханәченең шәһәр тарихы турында сөйләве «Чулман буенда ак кала – Яр Чаллы» презентациясе белән үрелеп барды. Балалар бу җирлеккә беренче килеп урнашкан кешеләр, туган ягыбызның иң беренче авыллары һәм 1930 елда Чаллының шәһәр статусы алуы турында белде. Шәһәрнең икенче тапкыр тууы КамАЗ төзелеше башлану белән бәйле. Бу вакыйга заманында матбугат битләрендә тәфсилләп яктыртыла һәм фотоларда сакланып кала. Балалар шәһәребез тормышындагы уникаль мизгелләр белән таныштыручы әлеге фотосурәтләрне карый алды. Алар автогигант белән бәйле кайбер аз билгеле булган вакыйгалар һәм фактлар белән танышты. Автомобиль заводының 50 еллык юбилеена багышлап чыгарылган «КАМАЗ буйлап сәяхәт: төзелештән машинага» китабы тәкъдим ителде. Балалар Чаллы каласы тарихы буенча викторина сорауларына актив җавап бирде, шәһәр гимнын башкарды. |